Барлык яңалыклар
Новости
22 октябрь 2018, 16:42

Казанда – татарча диктант

Казанда татар теленнән бөтендөнья диктант оештыралар.

Казанда татар теленнән бөтендөнья диктант оештыралар.
Татар теленнән грамоталылыкны тикшерү буенча акция бөтен дөньяда 27 декабрьдә 13 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Казанда “татарча диктант” биштән артык мәйданда узачак, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.
Акциянең төп максаты: татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби телне кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Шулай итеп татарлар гына түгел, бар теләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп, «билге» ала ала!
Читайте нас: