21 октябрьдә Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бәләбәй һәм Благовар районнарында булды. Сәфәр барышында ул социаль һәм инфраструктура объектларын карады, муниципалитет җитәкчеләре белән биләмәләрне үстреү мөмкинлекләрен тикшерде.
Төбәк җитәкчесе башта Бәләбәй шәһәрендәге бала табу йортына барды. Анда капиталь ремонт күптән башланса да, әле һаман тәмамланмаган.
Мәйданы 4,9 квадрат метрлык дүрт катлы бина 1984 елда файдалануга тапшырылган. Район хакимияте һәм Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы комиссияләре корылманы техник тикшергәннән соң инженер коммуникацияләрен тулысынча алмаштыру һәм капиталь төзекләндерү турында карар кабул ителде.
Республика бюджетыннан бүленгән акчага 2012-2013 елларда агач тәрәзәләр яңаларына алмаштырылган, тимер ишекләр куелган, лифт яңартылган. Социаль максатлы программалар фонды исәбенә 2014 елда кыек, җилләтү системасы, һәм дүртенче каттагы сантехник корылма ремонтланган. Подрядчы арытаба капиталь ремонтны сыйфатсыз башкарган. Шуңа күрә бина әле һаман файдалануга тапшырылмаган.
Әлеге вакытта бала табу бүлеге Приют поселогында урнашкан, хатын-кызларны Октябрьсийга һәм Уфага, шулай ук Бишбүләккә җибәрәләр.
Радий Хәбиров дәваханә җитәкчелеге белән объектны сафка кертү вакытын тикшерде. Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең баш табибе Рөстәм Ишмурзин сүзләренчә, әлеге вакытта проект-смета документациясе әзерләнә, ел азагына кадәр ул экспертиза үтәргә тиеш, 2020 елның беренче кварталында бала табу йорты эшли башласын өчен апрельдә ремонт эшләренә тотыну күзаллана.
“Мин сезгә 2019 елның азагына дигән максат куям, – диде төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы. – Әйбәт эшләгән подрядчыларны табыгыз. Финанслау буенча йөкләмә бирермен.
Республика җитәкчесе район хакимияте белән медицина кадрларына, корылмаларга кытлыкны тикшерде.
Шуннан соң Радий Хәбиров Бәләбәй үзәк дәваханәсенең эше белән танышты. Республика җитәкчесе сәламәтлек саклау учреждениеләре эшен оештыру буенча бик күп шикаятьләр алуын билгеләде һәм пациентларның чиратта утыру вакытын кыскартырга кушты.
Радий Хәбиров кардиология һәм педиатрия бүлекләрен карады, анда дәваланган пациентлар белән аралашты, туклануны оештыру, дарулар һәм кирәкле корылмалар белән тәэмин ителеш белән кызыксынды, аларның фикерләрен һәм теләкләрен тыңлады.