Өйдә “погода” һәрчак кояшлы һәм аяз булсын өчен бер-береңне кичерә һәм тыңлый белергә кирәк
“Надеждино авылында бәхетле матур пар – Тәнзилә Авзал кызы белән Закуан Гали улы Ногымановлар яши, – дип башлана Надеждино биләмә китапханәсе китапханәчесе Гөлфинә Хабибрахманова белән Надеждино авыл клубы методисты Лариса Полозованың хаты. – Ногымановлар бергә 60 ел! Өч бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер алты зур оныклары һәм җиде туруннары бар. Алар балаларын яраталар, ә оныклары өчен үлеп, җан атып торалар.
Авылдашларыбызның өендә булганнар анда хөкем сөргән җылылык, ямьне сизми-күрми калмагандыр, мөгаен. Тәнзилә апа һәм Закун абый белән болай гына сөйләшүе дә җан рәхәте. Алар белән аралашканда гүя бер кеше белән сөйләшкәндәй буласың. 60 ел бергә гомер кичергәнгә бербөтенгә – бер-берсеннән башка яши алмый торган кешеләргә, гаять тату гаиләгә әйләнеп беткәннәр.
Яшьләр 1958 елның 1 гыйнварында язылышкан. 60 ел элек бу истәлекле көн туй күлмәкләреннән, Мендельсон маршыннан һәм шампан шәрабыннан башка гына үткән. Хәер, ул заманда галәмәт зур туйлар үткәрү булмаган да. Кулга-кул тотынышып олы тормыш юлы үткән Ногымановлар “мәхәббәт – ул көн саен сакларга кирәк тойгы. Яратуның сүнмәве көндәлек мәшәкатьләрдән, ике якын кешенең бер-берсен ихтирам итүеннән, бер-берсенә юл бирүеннән, эшләвеннән һәм бергә шатлануыннан тора”, дип исәплиләр.
– Әгәр бөтен тормыш юлыбыз рауза чәчәкләренә күмелгән икән дип уйласагыз, хаталанасыз! – ди Тәнзилә Авзал кызы, ачыктан-ачык. – Тормыш бит ул, чәнечкеләре дә булды. Әмма бөтен сынауларны бергә җиңдек. Бәлки, шуңа сөюне саклый алганбыздыр!
Ногымановлар өчен гаилә – беренче урында.
– Бөтен йорт эшләрен бергә эшләргә кирәк, менә шул чакта гаилә тату була, – дип уртаклаша алар гаилә бәхете сере белән. – Утыз дүрт ел элек йорт салдык. Утын да кирәк булды, су да ташыдык, мичкә дә яктык. Бөтен гаилә белән утын кисәргә, ярырга, өяргә чыктык. Мондый эш бер-береңне якынайта.
Башта Тәнзилә апа Карл Маркс исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләде. Аннары хат ташучы булып. Закуан агай гомере буе колхозда тракторчы булды.
Бу гаилә өчен иң мөһим сүз – бергә. Шатлыкта - кайгыда да, авырганда һәм терелгәндә дә, эштә һәм ял иткәндә дә – бергә.
– Ногымановлар гаиләсендә тагын бер юбилей көтелә, – диләр хат авторлары. – Тәнзилә Авзал кызына 19 октябрьдә 80 яшь тула! Аннары Закуан Гали улы – Надеждино авыл биләмә китапханәсенең иң актив укучысы.