Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2018, 15:01

Башкортстан Хөкүмәтенең сигез вице-премьеры отставкага китте

Башкорстан Хөкүмәте җитәкчелеге Премьер-министр Рөстәм Мәрдәнов җитәкчелегендә төбәк вазифасын вакытлыча башкаручыга отставкага чыгу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә белдергән.

Башкорстан Хөкүмәте җитәкчелеге Премьер-министр Рөстәм Мәрдәнов җитәкчелегендә төбәк вазифасын вакытлыча башкаручыга отставкага чыгу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә белдергән.
Өч вице-премьер үз вазифаларын вакытлыча башкаруны дәвам итә. Алар – Илшат Таҗетдинов (Хөкүмәт аппараты җитәкчесе), Илшат Фәйзрахманов (авыл хуҗлыгы өчен җаваплы) һәм Фәрхәд Самедов ( республиканың Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиле). Республикада яңа җитәкчеләр дә тәгаенләнгән.
Башкортстан Хөкүмәтендә төзелеш блогы өчен җаваплы яңа вице-премьер – Рәиф Абдрахимов, ул күп еллар Уфадагы “Инвестиция – төзелеш комитеты”н җитәкли, ә соңгы вакытта Радий Хәбировның командасында – Красногорск хакимияте башлыгының архитектура һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. Ул узган елның декабреннән вице-премьер вазифасын биләгән Андрей Труханны алыштырды.
Моңа кадәр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры булып эшләгән Ленара Иванова Башкортстан Хөкүмәтендә социаль өлкә өчен җаваплы вице-премьер итеп тәгаенләнгән. Аның урынына министр вазифасын башкаручы итеп ведомство башлыгының беренче урынбасары Юрий Мельников тәгаенләнгән. Аннан алда бу вазифаны 2014 елның декабреннән Салават Сәгыйтов биләде.
Башкортстанда туып үскән полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтов көч структуралары белән эш өчен җавап биргән, хәвефсезлек мәсьәләләре, хокук бозуларга каршы көрәш һәм мобилизция әзерлеге белән шөгыльләнгән вице-премьер итеп тәгаенләнгән. Шулай ук 2016 елның нояберәннән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкләгән Евгений Гурьев Хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазифасыннан бушатылган. Аның вазифасын вице-премьер статусыннан тыш Олег Полстовалов биләде. Ул 1974 елда Уфада туган, БДУны тәмамлаган, юридик фәннәр кандитдаты. Соңгы елларда Красногоркида хокук идарәлеге җитәкчесе булып эшләгән.
Шулай ук 2012 елның октябреннән вазифа биләгән Марат Мәһәдиевның һәм сентябрьдә вице-премьер итеп тәгаенләнгән Фәнзил Чыңгызовның эштән китүе турында игълан ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгәннән соң тәүгеләрдән булып 2014 елдан Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләгән Әнвәр Бакиров отставкага китте. Ведомство башлыгы вазифасын вакытлыча Рафаэль Яппаров башкара.Шулай ук узган атнада Ринат Шәгалин төбәк башлыгының эшләр идарәчесе вазифасыннан бушатылды. Вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Гүзәл Насыйрова тәгаенләнде.
Читайте нас: