Новости
24 Октября 2018, 06:42

Китәсез дәмени аккошлар...

Аккош – иң матур кошларның берсе.

Китәсез дәмени аккошлар...
Аккош – иң матур кошларның берсе. Ул ап-ак булуы белән генә түгел, үзен горур тотуы белән дә таң калдыра. Бәләбәйлеләр шәһәр буасына барып, әлеге мәһабәт кошларга соклана ала. Көньякка китәр алдыннан бер төркем аккошлар анда ялга туктаган.
Сез яраткан җыр
Аккошлар
Фасил Әхмәтов көе
Равил Фәйзуллин сүзләре
Көзләрдән соң язлар килми,
Алда – салкын ак кышлар.
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени, аккошлар?
Әллә ничек үтте яшьлек,
Соң очрашты язмышлар.
Хушлашырга безгә
Иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар!
Бездә әле бу дөньяга
Күңел тулы алкышлар,
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени,
Китәсез дәмени, аккошлар?
Читайте нас