Илнең хезмәт кодексына ярашлы, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләмәгән бәйрәм көне. 2018 елда бәйрәм якшәмбегә туры килә, шуңа ял көне дүшәмбегә, 5 ноябрьгә, күчерелә. Шулай итеп, русиялеләр 3,4 һәм 5 ноябрьдә ял итә.
Җомга, 2 ноябрьдә, эш көнке кыскармый, чөнки ул бәйрәм алды көне түгел. Еллык төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә эшләмәгән бәйрәм көне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – отпускның календарь көннәре исбәенә кертелми.
Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан билгеләнә. Бәйрәм Русия Хәрби даны көннәренә кертелгән һәм 1612 елда халык ополчениесенең поляк басмачыларын җиңүгә арналган.