Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә билгеле башкорт композиторларының иҗаты һәм тормыш юлына арналган “Моңлы тирмә” күңел ачу- танып белү чарасы узды.
Аны күптән түгел милли үзәктә мәдәни чараларны оештыручы булып эшли башлаган Анжела Аубакирова саф башкорт телендә әзерләп, матур итеп алып барса, шулай ук яңа белгеч – хормейстер Айнур Аубакиров музыкаль яктан бизәп тулыландырды. Музыкаль бәйгедә тамашачылардан һәм мәдәни үзәк әгъзаларыннан, 17 нче һәм 15 нче мәктәпләрнең башкорт теле укытучыларыннан тупланган ике команда – “Салават” һәм “Йолдыз” – көч сынашты. Әйтергә кирәк, биремнәр бигүк җиңел булмады: музыкаль әсәрнең авторы кем, җырның исеме ничек һәм аны кем башкара? Җаваплар бу җәһәттән белемне тирәнәйтергә ишарә булды. Катнашучыларның гына түгел, чарада катнашкан һәркемнең. Шуңа “Моңлы тирмә” нең танып белү даирәсен киңәйтүдә мәртәбәсе аеруча зур.
Билгеле башкорт композиторлары Заһир Исмәгилев, Рим Хәсәнов, Хөсәен Әхмәтов, Салават Нимзаметдинов, Нур Даутов, Артур Туктагулов турында мәгълүмат җиткерде алып баручы. Өстәмә балл алу өчен командаларның алар репертуарыннан җырлар җырлап ишеттерүе, шулай ук Айнурның курайда дәрте көйләр уйнавына клуб оешмалары җитәкчесе Миңзифа Вилданованың барсын биергә алып төшүе күңелле һәм урынлы булды.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, дуслык җиңде! Командалар, шулай ук программаны башыннан азагына кадәр игътибар белән тыңлап, карап утырган, шуңа чара ахырында Анжела апаларының викторина сорауларына җиңел җавап биргән балалар татлы бүләкләр алды.
“Моңлы тирмә” кебек танып белү чаралары ешрак уздырылсын, әсәрләрендә туган Башкортстаныбызны, аның халкын, табигатен данлаган шәхесләребез турында күбрәк белик.