“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә, 24 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышының даими комитетлары җитәкчелеге һәм рәисләре белән очрашуда депутатлар корпусы белән җайга салынган һәм конструктив эшкә ышануы хакында белдергән. Аның сүзләренчә, парламент составының күппартиялелеге теге яки бу партия өчен тавыш биргән кешеләрнең фикерен белергә мөмкинлек бирә.
“Башкортстан Дәүләт Җыелышының абруен арытаба ныгытырга кирәк, моның өчен депутатлар сайлаучылары белән активрак эшләргә, аларның проблемаларын башкарма власть органнарына җиткерергә тиеш”, – дип билгеләгән Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы депутатларны хакимиятнең яңа җитәкчесе Александр Сидякин белән таныштырган. Бу вазифага ул тәгаенләнгән. Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы җитәкчелеген республика Хөкүмәте эшенә активрак кушылырга, киңәшмәләрдә катнашырга һәм теге яки бу мәсьәләләр буенча сайлаучыларның фикерен җиткерергә чакырган.
Парламентның яңа составы (75 депутат беренчегә сайланды) халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән законнар кабул итүне үз эшендә төп юнәлеш дип саный, дип сызык өстенә алган Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев. Гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү халык сайланучылары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.