Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенең кайда һәм ничәдә үткәреләчәге билгеле. Диктантны язу урыннары “Татарча диктант”ның рәсми сайтында урнаштырылган.
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктантны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.
Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.
Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”.