Шимбә көнен якыннарың һәм туганнарың белән бергә уздыру, чара мәйданчыкларында актив катнашу, бер-берең турында ниндидер яңа нәрсә белү, яңа дуслар белән танышу өчен бик шәп мөмкинлек бар.
27 октябрьдә 13.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр республиканың бөтен районнары һәм шәһәрләренда “Бәхетле гаиләләр дөньясы” гаилә ял көне уза. Бу вакытта өлкәннәр балалары белән бергә мавыктыргыч остаханәләрдә, иҗади эшләрдә, күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаша ала.
“Гаилә” үзәкләре психологлары шәхси, ир-хатын һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча аерым һәм гаилә консультацияләре үткәрә.
Чараны оештыручылар – Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау минист рлыгы һәм БР “Гаилә” учреждениесе Көнбатыш үзәгенең Бәләбәй районы һәм шәһәре бүлекчәсе. Безнең шәһәрдә чаралар Кызыл урам, 103 адресы буенча оештырыла.