Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2018, 11:46

Алсу – Русиянең атказанган артисты

Русиянең популяр җырчысы Алсу (Сафина) Русиянең атказанган артисты булды. Бүләкләү тантанасы Русиянең Зур театрында узды.

Русиянең популяр җырчысы Алсу (Сафина) Русиянең атказанган артисты булды. Бүләкләү тантанасы Русиянең Зур театрында узды.
“Мәдәният минисры В. Р. Мединский миңа “Русия Федерациясенең атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирү турындагы таныклык белән күкрәккә таныла торган билгене т аршырды. Шушы наградага таба юлда кемнәр миңа булышлык итте һәм миңа ышанды, барсына да рәхмәт. Сез – минем көч һәм илһам чыганагы”, – дип яза җырчы инстаграмда.
Хәтерегезгз төшерәбез, Алсуның тамырлары – Илеш районының Уяындык авылында, анда җырының әтисе Рәлиф Сафин туган. Монда Алсу даими күмәк музыкаль бәйрәмнәр уздыра.
Читайте нас: