2018 елның 27 декабрендә, Бөтендөнья “татарча диктант” акциясенә кушылып, Бәләбәй шәһәре гимназиясе базасында без дә, Бәләбәй шәһәре милли хәрәкәт активистлары,”Ак калфак” оешмасы кызлары, әлбәттә, гимназия укучылары – төрле яшьтәге 70тән артык кеше (ике класска бүленеп) диктант яздык. Ничек читтә калырга мөмкин, бу чара бит 20 илдә һәм 60 төбәктә уза – бөтен дөнья татарча диктант язсын әле!
Диктант тексты итеп Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкияте алынган иде. Текстны гимназиянең татар теле укытучылары Люзия Фәттахова белән Резеда Гыйззәтуллина укыдылар. Эшне башлар алдыннан Люзия Нәзир кызы акция, шулай ук Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты турында бәян итте.
Акциянең төп максаты татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби телне кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү генә түгел, ә бәлки милләтпәрвәрлегеңне күрсәтү, шулай ук бөтен дөнья татарлары белән бер эш башкарудан горурлык тойгысы кичерү дә.
–Текст кыен булмады, ярый килгәнбез әле, хәтердә мәктәп еллары, дәресләр яңарды, күңелле дә, шул ук вакытта җаваплы да булды диктант язу, – дип фикерләре белән уртаклашты “укучылар”.