Шагыйрь Якуп Колмыйның юбилей тантаналары Уфада һәм Ишембай районында узды.“Китап” нәшриятында аның сайланма әсәрләре дөнья күрде.“Һайланма әсәрзәр” китабына шигырьләре, сонетлары, поэмалары тупланган. Шагыйрьнең йөз елыгына Башкортстанның Милли музее һәм республиканың Милли китапханәсендә юбилей күргәзмәләре ачылды. Уфадагы урамнарның берсенә Якуп Колмый исеме бирелә.
Якуп Колмый Бөек Ватан сугышында катнашкан. “Кызыл Башкортстан”, “Ленинсы”, “Кызыл таң” гәзитләрендә – үзхәбәрче, әдәби хезмәткәр, радиода, БАССРның Министрлар Советы карамагындагы телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының әдәби т апшырулар редакциясендә эшләгән.