Бәләбәй урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан урманнарда эшкә яраксыз агачларны җыештыру бара.
Корыган агачлар янгын чыгу куркынычы тудырырга мөмкин, өстәвенә “үле агач” үсемлекләрнең авыруына, зарарлы бөҗәкләр таралуга булышлык итә. Тиешле кагыйдәләргә ярашлы, ауган, корыган агачлар 3 метр озынлыкта киселеп, черер өчен өеп куела.
Юлга һәм узып бара торган транспорт өстенә төшмәсен өчен шундый агачлар Октябрьский- Ярмәкәй трассасы участогында (49-53 км) җыештырылган.
Барлыгы 35,5 гектар мәйданда урманны тазартырга кирәк.
Әлеге эшне башкару өчен Бәләбәй лесничествосы республиканың өч муниципалитетыннан үз составына кергән 10 участок лесничествосын җәлеп иткән, шул исәптән Бәләбәй шәһәрендә “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятен дә.
Урман тазарту чаралары белгечләр күзәтүе астында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
БР Урман хуҗалыгы минтистрлыгы материаллары буенча Анна Лапина әзерләде.