“Малиновка” авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәре 422 гектар мәйданнан көнбагышны җыеп алдылар. Уңыш гектарыннан 120 центнер тәшкил итте.
Без килгән чакта комбайннар көнбагыш чәчелгән соңгы басудан чыкты. Арыган, әмма эшләрен бетерүдән канәгать комбайнчылар “БХ” өчен фотога төшүдән баш тартмадылар. Ә без ул арада кооператив җитәкчесе, республиканың аткзанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марс Миңнуллин белән сөйләштек.
– Бөртекле һәм техник культураларны без үз көчләребез белән урып-җыйдык. Быелгы бөтен уңышны комбайнчылар Андрей Клоос, Валерий Фондяков, Александр Танакбаев югалтуларсыз җыеп алды. Язгы чәчү һәм урак эшләрен вакытында башкару өчен бригадир Хәлит Рамазанов нык тырышты, – дип билгеләде Марс Салих улы. – Ындыр табагында Сергей Сәхипгәрәев, Андрей Паньков намуслы эшләделәр. Чәчүлекләрне химик утауны вакытында һәм сыйфатлы итеп Николай Романюк башкарды.
Быелгы авыл хуҗалыгы мизгеле бөртекле культуралар үстерү өчен әллә ни уңышлы булмады, шуңа күрә уңыш былтыргы белән чагыштырганда күпкә аз. Шулай да малиновкалылар хуҗалыкта булган 700 баш малны тук кышлатуны тәэмин итәр өчен мөмкин булганның барсын да эшләде. Тупас һәм сусыл мал азыгы әзерләүдә механизаторлар Алексей Никитуха, Александр Задыхайло, Евгений Манчьжурин, Алексей Федоров намуслы эшләделәр Александр Бикташев белән Евгений Талынев сөтчелек фермасына сенаж ташыдылар.
Әлеге вакытта кооперативта җир туңга сөрелә. Авыл хуҗалыгы эшләре тулысынча тәмамлангач, игенчеләр беркадәр ял итәчәк, ә аннары техниканы 2019 елның язгы чәчү кампаниясенә әзерли башлаячаклар.
“Малиновка” кооперативының гомуми сөренте җире мәйданы 3000 гектар тирәсе, бөртекле культуралар шуның 2500 гектарын биләгән.