“Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, “Башкортстан” телерадиокомпаниясе һәм БР яшь депутатлар ассоциациясе тарафыннан июльдә уздырылган конкурста катнашуга республиканың төрле төбәкләреннән 47 заявка килгән.
Аның нәтиҗәләре буенча, Хәлил (Әбҗәлил районы), Бахтыбай (Бөре районы), Иске Күрдем (Тәтешле районы) иң матур авыллар булып танылган.
Номинацияләрдә билгеләнгән авыллар арасында безнең Слакбаш авылы да бар, ул “Иң тату авыл” номинациясендә билгеләнгән.
Җиңүчеләргә һәм номинантларга Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм иткән көнне тантаналы шартларда наградалар тапшырылды.