РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан төзелгән Елдам социаль-икътисади үсүче территория резидентлары исемлегенә Бәләбәй шәһәреннән тагын бер резидент кертелде – “Люминес” җәмгыяте.
“Бәләбәй” елдам социаль- икътисади үсүче территориясенең җиденче резиденты итеп теркәлгән предприятие экологик яктан зыянсыз һәм экономияле светодиодлы лампалар җитештерү буенча яңа эшчәнлек юнәлешен үзләштерә.
“Люминес” җәмгыяте инвестиция проектын гамәлгә ашыра, аңа ярашлы, 130 млн сум инвестиция җәлеп итү һәм 59 яңа эш урыны булдыру ниятләнә.