Шимбә күп шәһәр кешеләре авыл хуҗалыгы ярминкәсенә азык-төлек алырга килде.
Әйтергә кирәк, бу юлы сәүдә җанлы барды – сәүдә итүчеләр дә, сатып алучылар да күп булды.
Кешеләр капчыклап суган, бәрәңге, тозларга кәбестә алды. Сыер, дуңгыз, сарык ите җитәрлек , ә кош-корт ите азрак иде (әлегә суярга иртәрәк, күрәсең). Кызганычка каршы, урындагы бакчачылар үз продукциясен чыгармаган – бөтен алмалар да читтән китерелгән иде.
Эссе җәйнең соңгы сәламе – арбуз. Буй-буй җиләкләр соңгы кайтарылган да түгелдер, әмма аның белән сыйланырга теләүчеләр җитәрлек булды.
Балыкның төрлесе – ысланганы, туңдырылганы, хәтта савытларда тере балык бар иде...
Кыскасы, сатып алучы продуктларны бер урында сатып ала алды. Безнең газета укучыларны аерым билгелисе киле, алар кышка азык запасы да туплады, 2019 елга гәзиткә дә язылды.