Өлкән яшьтә булсаң да, актив яшәү рәвеше алып барырга, хәтта шаярып, “йөгәннән ычкынып” алырга була…
Бәләбәй шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда “Акчарлак” һәм “Җәүһәр” татар җыры ансамбльләре ( җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина) сәхнә осталары “Шаян картлар” концерт программасында теләсә нинди яшьтә дә яшьләрне көнләштерерлек итеп биеп, шаярып булуын күрсәттеләр. Кызык һәм күңелле булды! Тамашачылар концерттан яхшы көеф, дәрт-дәрман алды.
“Карчыклар” әле Корея башкаручысының “ола гангам стайл” хитына биеделәр, әле бөтен залны халык биюләренә күтәрделәр, әле Кавказ халкының ут өергәнбиюен башкарып, халыкны көлдерделәр. Шулай ук тамашачылар яраткан эстрада һәм халык җырлары да яңгырады.
Концерт бер тында узды. Килгәннәр – күңелле кич өчен, ә һәвәскәр артистлар аларны җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтле булып калды.