Татар иҗтимагый үзәге Бәләбәй бүлекчәсенең киңәйтелгән совет утырышы үтте
Көн тәртибендә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге оешуга 20 ел тулу уңае белән юбилей чараларында катнашу мәсьәләсе каралды. Бу хакта “Балкыш” татар җыр төркеме җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева бәян итте.
– Уздрылучы һәр чара матди чыгымнар таләп итә, ләкин спонсорлар табуы җиңел түгел, иҗтмагый үзәк ярдәменә мохтаҗ без, – диде Гөлсинә ханым. – Башка милли үзәкләрнең (славян, чуваш, башкорт) бүлмәләрендә быел ремонт үткәрелде, җиһазлар алынды, үкенечкә каршы, безнең җыела торган урыныбызда бер кадак та кагылмады. Киләчәк кунаклар алдында оятка калачакбыз, – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй төбәк башкарма комитеты рәисе Рәсүл Гәрәев Казанда узган конференциядә катнашуы турында мәгълүмат бирде. Анда ике тугандаш республиканың эшкуарлык һәм мәдәни багланышларын ныгыту, инвестицияләр белән эш итү, ике дус халыкның бер-берсенә ярдәм итеп яшәве турында һәм башка мөһим мәсьәләләр каралуын бәян итте. Рәсүл Корбан улы Бәләбәй төбәге әшкуарларын җыеп, әлеге проблемаларны киңәйтелгән җыелышта җиткерәчәген белдерде.
– 2019 елда ТИҮ алдында зур бурычлар тора, дип хәбәр итте бүлекчә советы рәисе Рөстәм Хәмитов. – Якташыбыз, патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең юбилее уңаеннан чаралар уздыру, апрельдә ТИҮ Бәләбәй бүлекчәсенең 30 еллык юбилеен үткәрү һ.б. Җаваплы эшләр зур җаваплылык таләп итә, рәис тәкъдиме белән тагын ике урынбасар сайланды. Алар Вальмир Дәүләтшин һәм Нурмөхәммәт Хөсәенов.
ТИҮнең Бәләбәй бүлекчәсе рәисе урынбасары.