Русия Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына һәм Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкка Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү буенча фонд булдыруны йөкләде. Тиешле Указга 26 октябрьдә кул куелды һәм ул шул ук көнне көченә керде.
– Указның текстында Русия Федерациясе халыкларының туган телләре Русия дәүләтенең милли хәзинәсе һәм тарихи-мәдәни мирасы булып тора, – дип аңлатма бирә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Президентның әлеге карары – Русиянең этник һәм мәдәни күптөрлелеген саклау эшенә шактый өлеш. Соңгы вакытта әлеге юнәлештә федераль дәрәҗәдә күп адымнар ясала. Әйтик, августта Владимир Путин мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнүгә укучыларның хокукларын гарантияләүче законга кул куйды, ул төбәкләрдә киң хупланды. Киләсе ел башыннан ук Фонд эшли башлар дип фаразлана. Аның акчаларының ничек тотынылуы киң җәмәгатьчелеккә мөмкин кадәр билгеле булу мөһим. Шулай ук Фондның попечительләр советына һәм идарәлегенә төрле этносларның тел мәнфәгатьләренә җаваплы абруйлы кешеләр керүе әһәмиятле.
Фонд федераль бюжет, ирекле иганәләр һәм башка чыганаклар акчасы исәбенә булдырылачак. Президент Указына ярашлы, өч айда ведомстволар-оештыручыларга Фондның уставын расларга, ә Русия Хөкүмәтенә Фонд идарәлегенең һәм попечительләр советының составларын, аңа тапшырыласы милекнең исемлеген расларга кирәк. Фонд Мәскәүдә урнашачак. Аның бюдҗетын финаслау 2019 елдан башлана.