Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2018, 13:48

Җырчы Эльмира Сөләймәновага мактаулы исем бирелде

"Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - дип рәхмәтен белдергән Эльмира Сөләйманова.

"Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - дип рәхмәтен белдергән Эльмира Сөләйманова.
“Татар-информ” хәбәр итүенчә", Ачы балан", "Синең белән" җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелгән. Дәрәҗәле бүләкне Казанның "Пирамида" концертлар залында" узган "Җанлы концерт"та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырган.
"Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - дип рәхмәтен белдергән Эльмира Сөләйманова.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: