Сигез Бөек Ватан сугышы ветераны ноябрьдә юбилейларын билгеләячәк
Алар – Бәләбәйдән Зинаида Афанасьевна Сорокина, Нина Ананьевна Силантева, Варвара Алексеевна Назарова,Приюттан Әбүзәр Хисаметдин улы Имаметдинов, Мәрьям Нигъмәтулла кызы Мифтахова, Зөһрә Хаҗгали кызы Кәлимуллина, Сиушка авылыннан Татьяна Леонтьевна Лихачева, Исмәгыйльдән Асяи Әюп кызы Сәхибгәрәева.
90 һәм 95 яшь – аз гомер түгел, бу елларда күпме тормыш тәҗрибәсе, акыл тупланган. Хөрмәтле юбилярлар РФ Президентыннан һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгыннан шәхсән котлаулар кабул итәчәк.
“БХ” укучылары ветераннарга сәламәтлек һәм иминлек тели.
Әнисә Гаделшина әзерләде.