Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2018, 12:29

Бер баскыч, ике баскыч…

Соңгы елларда шәһәрдә юлларны тәртипкә китерү буенча күп эшләнә. Җәяүлеләр юлларына да чират җитә. Бәләбәй шәһәренең Коммунистик урамында тротуар һәм баскыч эшләнде.

Соңгы елларда шәһәрдә юлларны тәртипкә китерү буенча күп эшләнә. Җәяүлеләр юлларына да чират җитә. Бәләбәй шәһәренең Коммунистик урамында тротуар һәм баскыч эшләнде.
Подряд оешма – “Дорцентр” җәмгыяте хезмәткәрләре җәяүлеләрнең хәвефсезлеге өчен тимер койма да куйган. Аларга “Стройсервис” җәмгыяте белгечләре – эретеп ябыштыручы Андрей Яковлев, слесарь Юрий Леонович, эшче Дмитрий Корнилов ярдәм иткән.
Исегезгә төшерәбез, Комунистик урамына ремонт “Заманача шәһәр мохитен булдыру” федераль максатлы программасына ярашлы уздырылды. 800 метр тротуарда 16 баскыч куелган. Дорцентр” җәмгыятенең баш инженеры Милитон Ованян әйтүенчә, аларның биеклеге норматив таләпләргә җавап бирә.
Муниципаль контракт буенча, объект якын көннәрдә файдалануга тапшырылырга тиеш.
Римма Солтанова.
Читайте нас: