Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2018, 13:37

"Сәхибҗамал" татар хатын-кызларын тәүге корылтайга җыйды

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы корылтае узды.

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы корылтае узды. Ул Башкортстан татар хатын-кызларының беренче җыены дип аталды. Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында узган чарада ике йөзләп кеше катнашты.
"Сәхибҗамал" корылтаенда республиканың башка иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Милли-мәдәни мохтарият, Башкортстан татарлары конгрессы, "Ак калфак", "Берлек" һәм Башкортстан хатын-кызлары оешмасы вәкилләре котлау сүзләре әйтте.
Шушы чыгыш ясаучылар арасында Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтанова гына эшлекле тәкъдим белән чыгып, хатын-кызларны хакимияткә килергә чакырды.
Чарада төп чыгышны "Сәхибҗамал" оешмасы рәисе Динә Морзакаева ясады. Ул биш еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Оешманың татарлар күпләп яшәгән районнарда бүлекчәләре оештырылуын телгә алды.
"Белүегезчә, оешмага зыялы хатын-кызларыбыз тупланган. Бүгенге көндә "Сәхибҗамал" 19 районда бүлекчәләрен оештырды. Бүлекчәләрне оештыру дәвам итә. Әле чара алдыннан гына да берничә районнан оештыру теләге белән мөрәҗәгать иттеләр. Без киләчәктә аларның һәр авылда эшләвен теләр идек. Алар, башлыча, мәдәният, әдәбият сөючеләр. Без авылларда үзешчән сәнгатьне күтәреп тә милләт өчен зур эшләр башкара алабыз. Сәнгать аша балаларга милли рух сеңдерү дә җиңел", диде.
Корылтайда егерме кешедән торган яңа идарә һәм рәис сайланды. Оешманың рәисе итеп Флүсә Назаргулова сайланды. Моңа кадәр җитәкчелек иткән Динә Морзакаеваны аның киңәшчесе итеп сайладылар.
Мөнир Вафин.
Читайте нас: