Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2018, 14:27

“Ике аккош” очты, ә җырлары калды безнең белән...

Чишмә районында халкыбызның яраткан җырчысы Фәридә Кудашева белән композитор Бәхти Гайсинның иҗатына багышлап ел саен уздырыла торган “Ике аккош” республика конкурсы үтте.

Чишмә районында халкыбызның яраткан җырчысы Фәридә Кудашева белән композитор Бәхти Гайсинның иҗатына багышлап ел саен уздырыла торган “Ике аккош” республика конкурсы үтте.
Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Халыклар ассамблеясы, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтәрияте” төбәк җәмәгать оешмасы.
Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның иҗади мирасы милли мәдәниятнең “Алтын фонд”ына керә. “Ике аккош” республика музыка конкурсының төп максаты – ике бөек талант иясенең рухи мирасын саклау һәм яшь башкаручыларның башкару осталыгын күтәрү.
“Ялгыз җыр” номинациясе буенча сынауда катнашучылар, конкурс шартнамәсенә ярашлы, Ф. Кудашева репертуарыннан җырлар, халык җырлары һәм бүгенге музыка әсәрләрен башкардылар.
Әлеге конкурста бәләбәйлеләр дә – татар гимназиясе укучылары Эльвина Шайгарданова белән Диләрә Нартдинова катнаштылар. БР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм сәнгать өлкәсе белгечләреннән торган жюри безнең җырчыларның һәм аларга уйнаган баянчылар дуэты, гимназиянең балалар татар курае ансамбленең артистлык, башкару осталыкларына бәя бирде.
Җиңүчеләр, шул исәптән Эльвина һәм Дилара, 2018 елның 7 декабрендә Х.Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясендә узачак гала-концертка чакырылды.
Конкурсантларны музыка укытучылары Тимерхан Әхмәтов һәм Гүзәл Әхмәтова әзерләделәр.
Гүзәл Әхмәтова,
тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: