Бәләбәй шәһәренең Горохов урамында төзелгән юбилей объекты, дәүләт контракты буенча, 2019 елның ноябрендә файдалануга тапшырылырга тиеш. Яңа балалар бакчасының ачылуын мәктәпкәчә учреждениегә балаларын урнаштыруга чиратта торган ата-аналар түземсезләнеп көтә. Алар исәбендә ике ул тәрбияләүче Руфина белән Илдус Абдуллиннар да бар.
Төзелеш мәйданына чит кешеләргә керү тыела. Шуңа карамастан, Уфа шәһәре “Главспецстрой” җәмгыятенең участок начальнигы Артем Давыдовның рөхсәте белән яшь гаилә объектта булды, шәһәрнең бер балалар бакчасына йөргән биш яшьлек Әмир моңа бик шатланды. Малай кранны, төзелеш материалларын бушатуны көткән машиналарны кызыксынып карады. Абдуллиннарның бәләкәй уллары Артурга әле бер яшь тә ике ай гына, ул да төзүчеләрнең эшен күзәтте.
– Мин декрет ялында. Киләсе елда “Автонормаль” заводына эшкә чыга алырмын, дип уйлыйм. Тәрҗемәче булып эшләдем анда. Ирем “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең Приют линия- производство идарәлегендә электрик, – дип сөйләде яшь әни.
Ял көннәрендә Абдуллиннар уллары белән шәһәр буйлап саф һавада еш йөри, күз алдында балалар бакчасы “үскән” Горохов урамында да булалар. “БХ”да хәбәр ителүенчә, юбилей объекты төзелешендә урындагы предпрятиеләр дә катнаша: тимер-бетон заводы измә һәм тимер-бетон, металл конструкцияләр белән тәэмин итә, Бәләбәй УМРы махсус техника һәм күтәргеч механизмнар бүлгән, “Теплоэнерго” җәмгыяте җылылык трассасын сузган һәм бинага эссе су үткәргән, “Бәләбәй су каналы” җәмгыяте су үткәргән, канализация эшләгән һәм янгын гидрантлары урнаштырган. Әле “Водосток-Сервис” хезмәткәрләре су үткәрү, җылыту һәм канализация буенча эшләрне башкара.
– Кирпеч салу, түбә ябу һәм электромонтаж, бизәкләү эшләрен үзебезнең оешма көче белән башкарабыз, – дип аңлатты Артем Александрович. – Быел ел азагына бинаның түбәсен ябып, тәрәзәләрен куеп (беренче катта алар бар инде), бизәкли башларга тиешбез.
Юбилей объекты графиктан алда салына. Шулай да эшче куллар җитмәве үзен сиздертә. Төзелеш бригадаларын урындагы кешеләр белән тулыландыру өчен Авитога, реклама басмаларына игъланнар бирдек, әмма беркем килмәде.
Юбилей объектын финанслау турында “БХ”га Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең төзелеш бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Зилә Советникова сөйләде:
– Горохов урамындагы балалар бакчасы төзелешенә барлыгы 171, 3 миллион сум акча юнәлтелә, шул исәптән 102,5 миллион сумы – төзелеш-монтаж эшләренә, 66,8 миллион – корылмалар сатып алуга.
2018 елга лимит күләме 50 миллион сум тәшкил итә. Бүгенгә шуның 45,9 миллионы үзләштерелгән.