Татарстанных халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллинның юбилей тантаналары дәвам итә. Уфада аның яңа китаплары презентациясе узды.
“Кызыл таң” газетасы редакциясендә коллегалары, артистлар, шагыйрь иҗатын яратучылар, журналистлар җыелды. Быел Роберт Миңнуллин 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Шушы уңайдан язучының берьюлы берничә китабы нәшер ителгән.
Алар арасында “Мин сагынам сезне, авылдашлар…” дигән шигырьләр китабы Роберт Миңнуллин туган Илеш районында үзе оештырган сабантуйга чыгарылган. Җыентыкка шагыйрьнең якташларына, туган ягына дан җырлаган шигырьләре һәм җырлары кергән.
Иҗади очрашу ике республика әдипләренең җанлы аралашуы, юбилярны котлап, шигырьләр уку, котлаулар белән тәмамланган.
1 ноябрьдә. “Нур” театрында Роберт Миңнулинның Башкортстанда юбилей тантаналарының кульминациясенә әйләнгән иҗат кичәсе узды.