Бәләбәй сөт комбинаты 2020 елның азагына кадәр производство куәтен камилләштереп, арытаба җитештерелүче продукция күләмен ике тапкыр арттыра ала.
Исегезгә төшерәбез, быел мартта Франциянең зур Savencia Fromage & Dairy компаниясе “Нерал” компанияләр төркеменнән предприятиенең мажоритар пакетын сатып алды. Яңа хуҗа инвестиция проектына кушылды һәм үз чараларын үстерүгә акча сала.
Үз чиратында, республика Хөкүмәте корылмалар сатып алуга субсидияләр бүләргә сүз бирде. Гомум инвестицияләр күләме – 2,4 миллион сум. Социаль нәтиҗә 72 эш урыны булдыруда көтелә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Savencia Бәләбәйдә йомшак сырлар (каймак һәм эремчек белән) җитештерә башларга күзаллый.
Әле сыр өчен эремчек суын киптерү линиясе корыла һәм яңа тәҗрибә цехы төзү өчен мәйдан әзерләнә.