Татар җанлы дустым! Син актив һәм һәрвакытта да төрле татарча чаралар үзәгендә булырга омтыласың?
Алай булгач, сиңа нәкъ безнең белән булырга кирәк! Инде озакламый, җылы, искиткеч атмосфералы кичә оештырылачак, дип хәбәр итә БР Татар конгрессы комитеты.
"Азатлык " Татар яшьләре берлеге Башкортстан Республикасының Татар конгрессы белән берлектә 15нче ноябрь көнне Уфа яшьләре белән очрашу үткәрәчәк. Чарада төрле борчыган темалар һәм проблемалар күтәреләчәк , киләчәккә планнар, син дә берсүзсез катнаша алырлык яңа проектлар турында төрле идеялар, уйланулар булачак. Традиция буенча, кичә ахырында чәк-чәк, өчпочмаклар белән чәй көтәчәк.
Үзең кил һәм дустыңны чакыр!
15 ноябрь, 18.00 сәг., Рихард Зорге ур, 9/1, оф. 425.
Сораулар буенча: WhatsApp 89273033074 (Чулпан)
Регистрация өчен сылтама: https://goo.gl/forms/ucqdYdR3b35BtTwD2