Бәләбәй районында яшәүчеләрнең күпмилләтле гаиләсенең рухи һәм мәдәни бердәмлеге учагы яңа көчләр, уй-ниятләр, идеяләр һәм ачышлар белән өченче уньеллыкка аяк баса!
2018 елның 2 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге үзенең 20 яшен билгеләде. Бу елларда күпме талантлар ачылган, иҗади җиңүләргә һәм казанышларга ирешелгән, алда – яңа офыклар, яңа иҗади үрләр, ветераннар нигез салган традицияләрне саклау һәм ныгыту.
“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге коллективы авыл структур подразделениеләре белән бергә декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре оештырды һәм онытылмас чагу программа күрсәтте.
Юбилей уңаеннан күпме рәхмәт сүзләре яңгырады бу кичтә! БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев изге хезмәтләре һәм кешеләргә шатлык бүләк итә белгәннәре өчен милли-мәдәни үзәк коллективына рәхмәт белдерде. Шулай ук аларны алтынчы чакырылыш БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков, шәһәр һәм районның башка хөрмәтле кешеләре һәм коллегалары котлады.