Башгидрометүзәк республикада кинәт суыта, дип ашыгыч хәбәр җибәрде. Синоптикларның мәгълүматлары буенча, 9-12 ноябрьдә төбәк биләмәсенә арктик һава массалары килеп керә. Һава температурасы төнлә кинәт -10, - 15 градус, аязытканда -16, -21 градус көтелә.