Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2018, 16:49

Кышкы юллар өчен кемнәр җаваплы?

Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимиятендә кышын юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы подряд оешмаларны билгеләүгә аукцион уздырылды.

Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимиятендә кышын юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы подряд оешмаларны билгеләүгә аукцион уздырылды.
Урамнарны, тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын кар-боздан тазартачаклар:
шәһәрнең үзәк өлешендә – “Бәләбәй коммуналчысы” предприятиесе (диспетчер телефоны – 5-83-88);
Пионер урамыннан Имәнкәй микрорайонына кадәр участокны – “Ространссигнал” җәмгыяте (8-927-300-80-70);
Карлыгач микрорайонында – “Дорремстрой” җәмгыяте (5-35-24 яки 8- 917-411-40-12);
Өсән, Имәнкәй, Аклан,Кояшлы микрорайоннарында – “Юл-төзелеш сервисы” җәмгыяте (8-917-75-47-535);
Төньяк -1 һәм Төньяк-2, Урман микрорайоннарында – “Бәләбәй юл-төзелеш идарәлеге” җәмгыяте (5-59-06);
Девон микрорайонында – Сабирджан Үзбәковның индивидуаль предприятиесе ( 8-937-333-71-57).
Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: