М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңае белән “Тугандаш халыклар әдәбиятында традицияләрнең күчемлелеге” темасына III Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференциядә ике республиканың күренекле язучылары,тел белгечләре, студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Чарада студентлар һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Җырларым сиңа, Башкортстан” дип аталган Бөтенрусия сәнгатьле шигырь укучылар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алу бәхетенә иреште.
Бу күңелле һәм фәһемле чарада Бәләбәй шәһәреннән дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары – татар гимназиясеннән Люзия Фәттахова һәм Резеда Гыйззәтуллина, мәктәп-интернаттан Лилия Фәхриева катнаштылар. Күренекле шәхес белән бергәләп фотога төшү оештырылды. Очрашу күңелләрдә якты хатирә булып озак сакланыр.
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.