Татар ата-аналары төркеме башлангычы белән 18 ноябрь Казанда "Яңа шартларда туган телдә тәрбия" дип аталган конференция узачак.
Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре, баланы татар телле итеп тәрбияләү адымнары турында сөйләшәчәкләр.
Чара Татар ата-аналары төркеме башлангычы белән Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Мәгариф" берлеге ярдәмендә оештырыла.
Конференциядә кызыклы спикерлар: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре чыгыш ясаячак ди оештыручылар. Теләгән кеше белгечләргә сораулар да бирә алачак. Шулай ук түгәрәк өстәл артында фикер алышу да булачак.