Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2018, 14:58

Алты номинациягә чыгарылганнар

"Тормышмы бу?" һәм "Зөләйха күзләрен ача" спектакльләре "Алтын битлек"кә дәгъва итә

Тормышмы бу?" һәм "Зөләйха күзләрен ача" спектакльләре
"Алтын битлек"кә дәгъва итә
Ике спектакль дә бәйгенең алты номинациясенә чыгарылган.
2019 елга "Алтын битлек" номинацияләре исемлеге билгеле булды. Камал театрының "Тормышмы бу?" спектакле алты номинациягә дәгъва итә. Ул иң яхшы драма номинациясенә чыгарылган.
"Тормышмы бу?" Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган. Спектакль "Мәдрәсә җимеше" дигән хикәя һәм "Мөгаллим" дигән пьеса белән дә баетылган. Быел Татарстан Гаяз Исхакый тууының 140 еллыгын билгели.
Башкорт дәүләт драма театрында куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле дә алты номинациягә чыгарылган – драма спектакле, режиссер эше, хатын-кыз роле, рәссам эше, костюмнар һәм ут буенча рәссам эше.
"Зөләйха күзләрен ача" спектакле Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән. Аны башкорт сәхнәсенә режиссер Айрат Әбушахманов куйган.
25нче "Алтын битлек" фестивале Мәскәүдә февраль-апрель айларында узачак. Театраль премия тапшыру тантанасы 16 апрельдә Большой театрның Тарихи сәхнәсендә узачак.
Читайте нас: