“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Армиягә чакырылучылар көне узды. Ватанның булачак саклаучыларына Бәләбәй муниципаль районы Советы секретаре Артур Садыйков, хәрби комиссар Рөстәм Сәхәбов, отставкадагы полковник Зирәк Шәмсетдинов,Илдар хәзрәт, Дмитрий Айдыбаев үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чыгыш ясаучылар бер теләктә булды: “Тормышыгызда мөһим этап – Русиянең Кораллы көчләре сафында хәрби хезмәт башлана. Хәрби әзерлектә, хәрби техниканы үзләштерүдә уңышлар телибез. Сау-сәламәт, нык,төпле ир-егетләр булып кайтыгыз!” Егетләр бурычларын намус белән үтәргә вәгъдә бирде.
Эдуард Агишев, Эдуард Егоров, Айнур Аубакиров,Валерий Гайнетдинов, “Консонанс” вокаль ансамбле һ.б. аларны музыкаль сәламләде. Бәләбәй муниципаль районының социаль үсеш идарәлегеннән армиягә алынучылар истәлеккә “Бәләбәй” дип язылган кружкалар алды.