16 һәм 17 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында сигезенче тапкыр Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы оештырылачак.
Ел саен уздырыла торган фестивальдә Башкортстаннан, Татарстан, Мәскәүдән, Ульяновск, Сарытау, Волгоград, Оренбург өлкәләреннән. Кырым Республикасыннан, хәтта Кытайдан катнашучылар булачак.
17 ноябрьдә гала-концертта 2018 елгы лауреатлар, конкурсның жюри әгъзалары, узган елларда “Идел” фестиваленең лауреатлары катнашачак. Конкурсның почетлы кунаклары арасында: Идрис Газиев, Флүрә Килдиярова, Зилә Сөнәгатуллина, Илһам Вәлиев, Зилия Бәхтиева, Рәфис беләнАлмас Сирусиннар, Нурзидә Абизова.
Конкурста татар һәм башкорт телләрендә профессиональ яшь башкаручылар ярышачак.
Фестиваль-конкурс 2011 елда “Идел” коммерциягә карамаган мәдәниятне яклау һәм үстерү фонды тарафыннан оештырылган.