Уфада бу атнада “Ел эшкуары-2018” премиясен тапшыру тантанасы узачак
Конкурска республиканың сигез шәһәреннән һәм 23 районыннан 100гә якын гариза килгән, дип хәбәр итә БР Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты сайтында.
“Ел эшкуары-2018” конкурсында Бәләбәй районыннан өч эшкуар катнаша. Алар – Светлана Мөхәмәдиева (“ВАЗ-КамАЗ” җәмгыяте), Данил Фәрхетдинов (“Агрофирма “Линда” җәмгыяте) һәм Наил Мусин (“Белмаш” җәмгыяте).
14 ноябрьдә безнең эшкуарларның конкурс призерлары исәбенә керүе билгеле булачак.