Новости
12 Ноября 2018, 08:58

БДПУны җитәкләячәк

Башкортстанның элекке вице-премьеры Салават Сәгыйтов Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) ректоры вазифаларын вакытлыча башкарачак.

Башкортстанның элекке вице-премьеры Салават Сәгыйтов Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) ректоры вазифаларын вакытлыча башкарачак.
Русиянең фән һәм югары белем министрлыгы Салават Сәгыйтовны БДПУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән. Министрлык фәрманыннан күренүенчә, бер ел эчендә ректор сайланырга тиеш, ә аңа кадәр җитәкче вазифаларын башкару Сәгыйтовка йөкләнә.
9 ноябрьдә Салават Сәгыйтовны университет хезмәткәрләре белән таныштырачаклар дип яза "Башинформ".
Читайте нас