Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2018, 14:00

“Кадерле Кыш бабай!..”

Башкортстанда яшәүче балаларны “Кыш бабайга хат” проектында катнашырга чакыралар

Башкортстанда яшәүче балаларны “Кыш бабайга хат” проектында катнашырга чакыралар
Башкортстанда яшәүчеләрне “Кыш бабайга хат” балалар республика проектында катнашырга чакыралар. Уфаның “Шәһәрне үстерүнең җәмәгатьчелек фонды” социаль, мәдәни һәм икътисади фонды һәм Кыш бабайның яшерен хезмәте катнашучылардан хатлар ала да башлаган.
Проектта өчтән 15 яшькәчә теләгән барлык балалар катнаша ала. Шартларга ярашлы, катнашучылар Кыш бабайга хат язарга һәм 2018 ел дәверендә нинди изге эшләр эшләүләре хакында сөйләргә, шулай ук Кыш бабайның яшерен хезмәтеннән махсус биремнәр үтәргә тиеш.
Үтәлгән биремнәр белән хатларны 2018 елның 23 ноябренә кадәр мондый адреска җибәрергә: 450098, г. Уфа а/я “Деду Морозу” яки электрон плочтага [email protected].
Конкурста җиңүчеләр – социаль әһәмиятле эшләр авторлары – Кыш бабайның Уфадагы чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар. Ул 2019 елның гыйнварында мәктәп каникуллары көннәрендә булачак.
Читайте нас: