Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2018, 17:31

Аэропортлар ничек аталыр?

“Русиянең бөек исемнәре” конкурсының йомгаклау этабы башланды. Әлеге Бөтенрусия проектында тавыш бирү кичә, 12 ноябрьдә, старт алды.

“Русиянең бөек исемнәре” конкурсының йомгаклау этабы башланды. Әлеге Бөтенрусия проектында тавыш бирү кичә, 12 ноябрьдә, старт алды. Теләгән һәркем илнең 47 аэропортының берсенә, шул исәптән Уфадагасына исем сайлый ала. Уфа аэропортына хәрби летчик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, халык шагыйре, язучы Мостай Кәрим яки милли герой Салават Юлаевның исеме бирелүе мөмкин. Баштагы өч исем җыелган тавышлар саны буенча түгел, ә алфавит буенча аталган.
Тавыш бирү өчен оештыручылар тәкъдим иткән ысулларның берсен файдаланырга:
– великиеимена.рф сайтында,
– проектның социаль челтәрләрендә,
– 8- 800-707-93-17 санына шалтыратырга,
– “Аэрофлот” компанияләр төркеме самолетлары бортында һәм “Җиңү волонтерлары” стационар нокталарында анкета тутырырга мөмкин.
Русия аэропортларына бирелергә тиешле исемнәр 2018 елның 5 декабрендә билгеле була.
Читайте нас: