Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2018, 16:14

Медицинага – җитди игътибар

Муниципаль район хакимиятендә Бәләбәй җәмәгать оешмалары вәкилләре белән муниципалитетта сәламәтлекне саклау торышы темасына эшлекле сөйләшү булды. Утырышны хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев алып барды.

Муниципаль район хакимиятендә Бәләбәй җәмәгать оешмалары вәкилләре белән муниципалитетта сәламәтлекне саклау торышы темасына эшлекле сөйләшү булды. Утырышны хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев алып барды.
Җәмәгатьчелек палатасы, кулланучыларның хокукларын яклау җәмгыяте һ.б. вәкилләре сәламәтлек сагы учреждениеләренең хәл-торышы һәм проблемаларны чишү юллары мәсьәләләрен күтәрде. Киңәшмәдә Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин, аның урынбасарлары, шулай ук бүлекләр мөдирләре катнашты.
Сөйләшү башланыр алдыннан Р.Р. Ишмурзин районда сәламәтлек сагы торышына гомуми анализ бирде, бәләбәйлеләргә медицина хезмәте күрсәтүдә көнүзәк проблемаларның ничек хәл ителүен бәян итте.
Аннары утырыш “сорау-җавап” форматына күчте, җәмәгатьчеләр врачларның җитмәве, заманча медици на корылмаларының аз булуы, бала табу йортына капиталь ремонт, дарулар һәм балалар туклануы белән тәэмин ителеш, тар белгечләргә кабул ителүгә язылу һ.б. проблемаларны атады. Һәр сорауга тулы итеп җавап бирелде.
– Аралашуның әлеге төре халыкны борчыган көнүзәк темаларга җанлы әңгәмәләшү алып бару мөмкинлеге бирә, – дип билгеләде Азат Сәхәбиев чара ахырында.
Марина Прохорова.
Читайте нас: