Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2018, 15:36

Закон һәм хокук тәртибен саклаучыларга!

Бәләбәй полицейскийлары Русиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләде.

Бәләбәй полицейскийлары Русиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләде.
Үзәк мәдәният сараенда гомерләрен законга хезмәт итүгә арнаганнар хөрмәтенә тантаналы җыелыш узды. Чарага ветераннар да чакырылган иде, алар адресына җылы котлаулар яңгырады.
Полицейскийларның күбесе гаиләләре белән килгән иде, бу дөрес тә, чөнки якыннарының ярдәме һәм аңлавы белән алар хезмәт бурычларын тыныч үти ала. Хокук тәртибе сагында торучылар тантанасында егетләр, кызлар да күп булды. Димәк, яшьләр Туган ил иминлеге, гражданнарның законлы хокукларын яклау өчен җаваплылыкны иңнәренә алудан курыкмый.
Җиңел булмаган хезмәт ияләрен Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев котлады һәм район территориясендә хокук тәртибен саклауга сизелерлек өлеш керткән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге начальнигы Ирек Әхмәдуллин личный составны җылы котлады. Бәләбәй полицейскийлары җаваплы һәм изге хезмәтләрен намус белән үти, алар кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: