Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2018, 18:33

Гаризалар иртәрәк каралачак

– Әгәр элек сертификат бирү турында гаризаларны карауга закон бер ай вакыт бирсә, хәзер Пенсия фондына гариза биргән көннән срок унбиш көнгә кадәр кыскартылды, – дип аңлатма бирделәр РФ Пенсия фондының Бәләбәй районы һәм шәһәре идарәлегендә.

Пенсия фондының автоматлаштырылган мәгълүмат системасы камилләшкән, бу шуның нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Ана капиталына сертификат бирү – ПФРның иң технологик дәүләт хезмәтләренең берсе. Гаиләләр аны Пенсия фондының клиент хезмәтендә яки күпвазыйфалы үзәктә генә түгел, ПФР ның “Личный кабинет”ы сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында да алалалар. “Личный кабинет” аша мөрәҗәгать бер үк вакытта сертификат бирү турында электрон гариза бирергә һәм сертификатның үзен электрон төрдә алырга да мөмкинлек тудыра..
Римма Солтанова әзерләде.
Читайте нас: