Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2018, 18:52

Безгә укырга килегез!

Колледж турында, анда алырга мөмкин һөнәрләр хакында кем барсыннан да яхшырак сөйли ала? Әлбәттә, студентлар үзләре!

Колледж турында, анда алырга мөмкин һөнәрләр хакында кем барсыннан да яхшырак сөйли ала? Әлбәттә, студентлар үзләре!
Уку урыннары вакансияләренең муниципаль ярминкәсендә биш йөзләп мәктәп укучысы булды. Бәләбәй колледжлары аудиторияләре һәм остаханәләреннән өч көн буе кеше өзелмәде.
Монда мәктәп укучыларын туган шәһәрдә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында сөйләргә көтеп алдылар.
Барсына да кызыклы булды. Студентлар үзләренә укытучы ролен “үлчәп карадылар”, булачак һөнәрләре хакында ничек тә булса кызыграк сөйләргә тырыштылар, укучылар уку-укыту күргәзмәләрен игътибар белән карый, сораулар бирә алдылар.
– Бөтен колледжларда да безне ачык йөз белән каршы алдылар, мавыктыргыч осталык класслары әзерләгәннәр, – дип тәэсоратларын уртаклашты 8 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Анна Стрельцова.
Аннага һәм аның дус кызы Валерия Степановага булачак педагоглар һәм медикларда кунакта ошаган.
– Очрашу башлану белән безне үз студентлары итеп күрергә теләүләре аңлашылды, – ди Лера. – Миңа медицина колледжында бик ошады, мәктәпне тәмамлагач шунда барырга ниятлим.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас: