Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар йөзәргә өйрәнә башлады.
– “Чемпион” спорт-савыктыру комплексында бассейнга йөрү – инвалид балаларның һәм аларның әти-әниләренең хыялы иде. Бөтенрусия Инвалидлар оешмасының Бәләбәй шәһәр һәм район оешмасында бу мәсьәләне ел ярым элек карый башлаган идек, – дип сөйли инвалидлар оешмасы рәисе Любовь Коробова.
Ниһаять, оешма рәисе белән спорт-савыктыру комплексы директоры Рузил Собхангуловның озак сөйләшүләреннән соң беренче күнекмә узган.
Балалар шөгыльләнгән арада ата-аналар кизү тора. Кем белә, анда йөргән кызлар һәм малайлар арасында булачак параолимпия уеннары чемпионы йөзәдер!
инвалидлар җәмгыяте әгъзасы.