Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2018, 16:10

Туган җирем, рәхмәт сиңа!

Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган кичә Икмәкне, игенчене, көзге муллыкны олылауга багышланды

Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган кичә Икмәкне, игенчене, көзге муллыкны олылауга багышланды
Урып-җыю эшләре тәмамлангач, борынгыдан халкыбыз Уңыш бәйрәмен –Сөмбелә бәйрәмен уздыра торган булган. Көзге муллык бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган.
“Сөмбелә” сүзе гарәпчәдән “башак, бөртек, орлык, иген” дип тәрҗемә ителә. Татар халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән. Уңыш алиһәсен Сөмбелә дип атаганнар. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын, күңелле бәйрәмнәрен онытмау максатында Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә тамашачыларны “Туган җирем, рәхмәт сиңа” дип аталган кичәгә – көзге табынга җыйды.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: