Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2018, 11:15

Яшьгвардиячеләрдә – яңа лидер

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” Бөтенрусия җәмәгать оешмасы Башкортстан төбәк бүлекчәсе Бәләбәй районы урындагы бүлекчәсенең отчет-сайлау җыелышы булып узды. Җәмәгать оешмасы активистлары бүлекчәнең ике елдагы эшчәнлеген анализлады, яңа лидер сайлады һәм киләчәккә планнар билгеләде.

Конференция делегатларына сәламләү сүзе белән БР Бәләбәй муниципаль районы советы башлыгы Василий Петров, “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсе урындагы бүлекчәсенең политсовет секретаре Артур Садыйков, муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Зилә Абдрахимова, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Лариса Трифонова мөрәҗәгать иттеләр.
Бәләбәй яшьгвардиячеләренең 2016-2018 елларда нинди акцияләрдә һәм чараларда катнашулары турында “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Васильев сөйләде.
Бөтенрусия җәмәгать оешмасы Уставына ярашлы конференция делегатлары “Яшь гвардия”нең урындагы бүлекчәсенең яңа составын сайладылар. Яшьгвардиячеләрнең урындагы штабы һәм урындагы бүлекчәсе җитәкчесе итеп шәһәр тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Дарья Алексеева сайланды.
Илдар Васильев белән ул безнең районнан “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” Башкортстан төбәк бүлекчәсенең республика конференциясендә катнашачаклар.
Римма Солтанова.
БХ белешмәсе
Бүген “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” партиясе Башкортстан бүлекчәсе урындагы бүлекчәсендә 200ләп кеше исәпләнә.Башлангыч оешмалар гуманитар-техник, медицина колледжларында, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру колледжында, 15 нче мәктәптә һәм шәһәр-районның башка белем бирү оешмаларында оештырылган.
Читайте нас: