Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2018, 11:09

Үзйөрешле машиналарны тикшерәләр

19нан 30 ноябрьгә кадәр республика территориясендә “Хәвефсезлек атнасы” шартлы исем белән ункөнлек уза

19нан 30 ноябрьгә кадәр республика территориясендә “Хәвефсезлек атнасы” шартлы исем белән ункөнлек уза
Чаралар үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланганда хокук бозуларны искәртү максатында оештырыла. Дәүләт техкүзәтү инспекцияләренең баш инженер- инспекторлары машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүен, теркәү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр һәм диагностика приборлары ярдәмендә техник тикшерү уздыралар.
Шулай ук машиналар белән идарә итүгә рөхсәтнең, теркәү, файдалану һәм башка документларның булуын һәм вакытында тутырылуын игътибарсыз калдырмаячаклар.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: